Матбугатта

"Azatliq radiosi"

"Пәрәвез" кунагы – Qazan radiosi авторы, алып баручысы Нур Алиев. Әңгәмәбез әлеге радионың тарихы, хәзерге халәте, киләчәккә планнары турында булыр.


Интернет челтәрендә күп кенә татар радиолары эшләп килә. Алар арасында “Татар радиосы”, “Курай” радиосы, “Күңел” радиосы – бу инде Татарстан радиолары, Башкортстаннан “Кызыл таң” радиосы һәм башка регионнарда кайбер татар радиолары бар.

Чагыштырмача күптән түгел интернет челтәрендә Qazan radiosi үсеп китте. Һәм инде бүгенге безнең кунагыбыз – әлеге Казан радиосы сайтының авторы дип әйтергә була, аның идея генераторы Нур Алиев.

– “Qazan radiosi”н булдыру фикере, аны шундый форматта кулланучыларга җиткезү идеясе һәм аның кыскача тарихы турында сөйләп китегез әле.

– Аның кыскача тарихы бик еракка барып тоташа, дип әйтер идем мин. Күп кенә тыңлаучылар беләдер, мин үземнем иҗат карьерамны “Курай” радиосын ачып җибәрүчеләрнең берсе буларак башлап җибәргән идем, 7 ел шунда хезмәт ителде.

Әлбәттә, күренерлек уңышлары да бар иде. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында 2003 елда “Курай” радиосыннан китәргә туры килде. Мин әле параллель рәвештә телевидениедә дә эшли идем, минем төп юнәлешем телевидениегә күчте.

Шулай булуга карамастан, бүгенге көндә эфирда яшәп килгән татар радиостанцияләреннән аермалы тагын бер медиаресурс булдыру исәбе бар иде. Ярымсөйләм радиостанция, ярыммузыкаль һәм музыкаль-сәяси станция, дип күзаллый идем мин аны.

Монда бары тик сайланма әсәрләр, чынлап та татар музыка сәнгатенең күренекле авторлары әсәрләрен, һәрхәлдә, бүгенге көн поп-музыкасын минимумга җиткереп, татар классик композиторлары, татар underground музыкасын әйләндерү исәбе бар иде.

Бу хыяллар озак еллар дәвамында башта әйләнеп йөрде. Әлбәттә, телевидениедә эшләү күп вакытны ала, күп игътибар таләп итә. Шундый бер мизгел җиткәндер – су савыты шулай бит: әз-мәз тамчы тамып тора-тора да, ул тулып, ташып чыга – төгәл бер ел элек, былтыр, без шулай ук “Курай” радиосында эшләп киткән тагын бер егетебез Ленар Сөләйманов белән очраклы рәвештә генә элемтәгә кереп, уй-фикерләребезне уртаклашып, шушы радионы оештырып җибәрергә булдык.

– Радионың форматы, андагы тапшырулар белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде.

–  Аның форматы бик гади. Бу радиода нигездә минем үземә ошаган җырлар яңгырый. Ләкин минем зәвык популяр радиостанцияләрнекеннән аерылып торадыр дип уйлыйм. Шуңа күрә дә безнең эфирыбызда, әйтеп киткәнемчә, безнең күренекле ретро әсәрләр, татар классик композиторлары әсәрләре күп яңгырый. Чөнки мин аларны үзем бик нык яратам.

Монда шактый сирәк очрый торган язмалар яңгырый. Ул да булса фондларда саклана торган язмалар. Аларны, күп очракларда, массакүләм радиостанцияләр яңгыратмый. Монда шулай ук бик күп урын татар underground музыкасына бирелә. Бу рок, рэп, хип-хоп, шансон, транс, ритм-н-блюз һәм башка популяр булмаган музыка юнәлешләре.

Шуның белән башкалардан аерылып торабыз, дип уйлыйм мин. Массакүләм аудиториягә адресланган радиостанцияләрнең нигезендә популяр музыка. Мин инде аны үземчә музыкаль фастфуд дип йөртәм. Ул тиз генә иҗат ителеп, тиз генә яңгыратып, тиз генә онытыла торган җырлар. Мондый әсәрләр безнең эфирда яңгырамый һәм яңгырамаячак.

Хәзер безгә мөрәҗәгать итәләр, хәтта ротация тәкъдим итәләр, трансляцияләү өчен акча тәкъдим итәләр. Ләкин безнең позициябез нык. Әгәр дә музыкаль материал безнең карашка, безнең концепциягә туры килә икән – аның өчен без акча алмыйбыз. Миңа калса, бүгенге көндә татар радиостанцияләре эфирында яңгыраган 80% музыка безнең радио өчен түгел.

–  Радио ешлыклары дибез инде, менә сез “интернет ешлыкларында” тапшыруларны алып барасыз. Интернетта дигәч, сезнең интернет-сәхифә бар дигән сүз. Менә шушы сайтның мөмкинлекләре нинди, анда нинди мәгълүмат бар?

Менә мин инде карадым: форумда кулланучылар бик актив, сез әйтеп киткән популяр музыка сораучыларның да хәбәрләрен күрдем. Интернетта менә шундый тапшырулар алып баруның гадәти радиода тапшырулар алып барудан нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар?


–  Безнең бүгенге көндә берничә тапшыру чыга. Төп тапшыруларның берсе – күренекле журналист, Татарстан радиосының хезмәткәре Нәсим Акмал тарафыннан эшләнә торган “Татарстан дулкынында” тапшыруы. Бу махсус чит төбәкләрдә яшәүче татарларга адресланган тапшыру һәм ул бик зур кызыксыну уята.

Аның дәвамлылыгы бер сәгатькә якын. Татар тарихы, сәясәте, ниндидер иҗтимагый процесслар – болар барысы да бу тапшыруда чагылыш таба. Бу, әлбәттә, бик нык уйландыра торган тапшыру. Кунаклары да – бик көчле кунаклар.

Әйтик, мин үзем “Татар музыкасы җәүһәрләре” тапшыруын алып барам. Монда инде әлеге дә баягы уникаль язмалар, беркая да яңгырамаган әсәрләр бар. Аларның күпләре минем тарафтан пластинкалардан цифрлаштырылган. Кызганычка каршы, бик зур пласт музыка югалып бара.

Моннан тыш инде минем тарафтан “Туган йорт” атналык экологик күзәтү чыга. Менә шушы көннәрдә генә без “Человек и природа” республика бәйгесендә II урынны яулап алдык.

– Котлыйбыз!

– Рәхмәт! “Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә II урын яуланды. Бу безнең өчен шактый зур уңыш дип әйтәсем килә.

Моннан тыш инде “Иркен сулыш” тапшыруы – без аны бик кызыклы гына башлап җибәрдек. Монысы инде тулысынча альтернатив музыкантларга багышланган тапшыру. Әлфия Бәдретдинова тарафыннан эшләнә.

Шулай ук “Алтын Ника” тапшыруы чыга башлады. Ул күренекле иҗат шәхесләре турында. Яңадан әле җәй дәвамында кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтелә.

– Барысы да бик үзенчәлекле, уникаль тапшырулар. Инде гади радиодан өстенлеге буларак тапшыруларның кайберләрен аннары кереп тә тыңлап була.

–  Әйе, шушы урында без инде сәхифәгә күчәбез. Минем уйлавымча, безнең сайтыбызның эчтәлеге башка радиолардан аерыладыр, кайсыдыр ягы белән охшаштыр. Һәрхәлдә, күп радиостанцияләр бер үк алымнар куллана.

Ләкин, шул ук вакытта, безнең сайтта, беренчедән,  видеотапшырулар карау мөмкинлеге, икенчедән безнең сайтта тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бу бик кызыклы әйбер.

Менә син, Раил, күп кеше кереп, популяр музыка сорый, дип әйтеп киткән идең. Без бу хакта тавыш бирүне оештырган идек. Чынлап та популяр музыканы сораучылар бар. Без әлеге сайлау нәтиҗәләрен анализлыйбыз һәм, әлбәттә, аларга нигезләнеп, эфирны төзергә тырышабыз. Ләкин шулай да, классик музыкага, альтернатив музыкага өстенлек бирелә – монысы һичшиксез.

Тиздән сайтка без эфирда яңгыраган тапшыруларны йөкләргә тырышачакбыз. Әгәр дә чыккан тапшыруларны кем дә булса ишетми калса, аларны инде сайтка кереп, тулы форматта тыңлау мөмкинлеге булачак. Алдан ук әйтеп куям: бездә чат юк. Бу боламыкның безнең сайтта кирәге юк дип уйлыйбыз.

Әлбәттә, һәр көнне мәдәният өлкәсенә кагылышлы яңалыклар бирелеп барыла, блоглар бар. Һәр теләгән кеше сайтка кереп, үзенең блогын булдыра ала. Без ничектер америка ачтык дип уйламыйм, әмма да ләкин кулланучылар фикеренчә, сайт шактый уңайлы.

– Менә сайтта видео дип әйтеп киттегез. Шулай киләчәккә карап атлап барсагыз, аны интернет-телевидение дәрәҗәсенә җиткерү планнарыгыз да бардыр әле.

– Раил, андый планнар иң баштан бар иде. Моның өчен безнең техник мөмкинлекләр дә бар – видеокамералар, монтаж өстәлләре һәм башкалар. Ләкин, интернет-радиога әле яңадан интернет-телевидение өстәү бераз иртәрәктер дип уйлыйм. Чөнки моңа әле шәхси ресурслар да кирәк.

“Qazan radiosi” – ул шәхси проект. Аны тартып барырга кесәнең дә шактый калын булуы зарур. Бүгенге көндә бу радиостанция финанс ягыннан тулысынча шәхси кесәгә кайтып кала. Шуңа күрә интернет-телевидение әле соңрак булыр дип уйлыйм. Интернет-радио үз-үзен аклый башлагач.

– Белгәнебезчә, радио да реклама акчасы хисабына яши. Интернетта татар телендәге реклама дәрәҗәсе нинди? Сезгә татар телендәге рекламаны бирүчеләр бармы?

– Бар, алар күп түгел, санаулы гына. Аларның да күпчелеге партнерлык мөнәсәбәтләрендә. Кайдадыр без мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез, кайдадыр алар безгә мәгълүмати ярдәм күрсәтә. Ә инде менә коммерция ягыннан алып карасак, бүгенге көндә, минем шәхси фикеремчә, татар интернет-рекламасы югары дәрәҗәдә түгел.

– Чөнки андый реклама бирүчеләр булсын өчен кулланучылар күп булу кирәк, тыңлаучылар булуы кирәк. Рекламаны ниндидер аудиториягә юнәлтергә кирәк. Аудитория зур булса, аның реклама бирүчеләре дә табылыр иде.

– Беләсеңме, миңа калса, татар телле интернет-аудитория ул шактый җитәрлек – күләм ягыннан да, сыйфат ягыннан да яхшы дәрәҗәдә дип уйлыйм мин. Ләкин мин монда аналогия китерә алам. Әйтик, менә 90нчы еллар уртасы. “Курай” радиосында эшли башлаганда шул ук проблема килеп басты – татар телле радио-реклама.

Ул вакытта, гомумән, татар телле радио-реклама юк иде. Без барлыкка килгәч, бу проблема үзеннән-үзе килеп басты. Реклама бирүче рекламасын рус телендә бирергә әзер, татар теленә карата аның мөнәсәбәте тискәре, яки ул бу аудиториягә артык ышанып бетми. Реклама эффектына ышанып бетми.

Ләкин менә бу стереотипны җимерер өчен безгә 4-5 еллап вакыт кирәк булды. Һәм бүгенге көн күрсәтә: татар телле радио-реклама ул шактый югары дәрәҗәдә. Рус телле компанияләр дә рекламаларын татар телендә рәхәтләнеп бирә. Инде хәзер татар телендә интернет-реклама килеп керде.

Ләкин интернетта барысы да күпкә тизрәк бара. Монда ул тагын да тизрәк барлыкка килер, дип өметләнәбез.

– Шулай булуына да карамастан, ничектер әле бу процесслар бик әкрен бара кебек тоела миңа.

Qazan Radiosi’на зур уңышлар теләп калабыз!

 

 Интенетта тәүлек буе татар теле яңгыраячак!

"tatartime.ru"

Татар дөньясында яңа кунак –  Qazan Radiosi. Тәүлегенә 24 сәгать сөйли торган интернет-радиостанция. Әлеге радио тулы режимда 12 апрель, нәкъ Юрий Гагарин космоска очкан көнне үк, татар радиолары арасында беренчеләрдән булып яңа форматта эшли башлады. Без инде “Барс-Медиа”ның “Татар радиосы” челтәрен яки “Яңа гасыр” радиосын тыңлап ирексездән күнегеп киләбез. Ләкин бу радионың юнәлеше бөтенләй башка. Анысы турында алда сөйләп китербез.

Радиога нигез салучыларның берсе Нур Алиев. Аның белән күпләребез телевидениеда барган “Сәлам юллыйм”, легендар “Курай” радиосы ди-джее буларак беләдер. Әле өстәвенә, ул татар дискәтүкләрен беренчеләрдән булып оештырып җибәрүче дә. 2003 елда “Курай” радиосыннан киткәннән соң, Нур Алиевның радиода эшләргә теләге булса да, үзенә туры килгән ниша таба алмаган. Шуннан соң, берникадәр вакыт башка юнәлештә эшләп карагач, ул кинәт татар радиосына яңа сулыш өрмәкче була. Бу эшкә аңа аркадашы, фикердәше, шулай ук “Курай” радиосының элеккеге хезмәткәре, Ленар Сөләйманов ярдәм итә.

Радионың эченә килгәндә, барлык тапшырулар тупланып бетмәгән, шуңа күрә әлегә радионың рәсми сайтына кереп (qazan-radiosi.com – Д.Ә.) 24 сәгать буе барган музыканы гына тыңлап була. Радио оештыручылар тиздән яңа проектлар белән кызыксындырырга вәгъдә итә. Тамашачының музыкаль зәвыгын үстерер өчен бу челтәрдә эстрада, поп-музыка кебек юнәлешләргә урын аз булыр. Биредә күбрәк татар альтернативасы, ретро җырлар һәм яңа башкаручыларны тыңларга мөмкинлек булачак. Нур Алиев сүзләренчә, татар радиостанциялары арасында фикер белдерүче радиолар бөтенләй юк диярлек. Күп нәрсә күңел ачуга кайтып кала, ә бит радио ул кеше белән турыдан-туры аралашу, фикер алышу өчен бердигән мәйдан.

Әйтеп үтәргә кирәк, веб-форматта эшләнгән фикерле, туры сүзле радионы бөтен дөнья да ишетә алачаклар. Чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә бу радионы тыңларга мөмкинлек туачак! Шушы башлангычта бу радиостанцияга уңышлар теләп калабыз! “Татар Заманы” сәхифәсе бу радио тормышын алда да күзәтеп барыр!

 

 

Әңгәмәдәш Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты

"Безнең гәҗит"

Интернет челтәрендә татарча яңа web-радиостанция эшли башлады. Аны гамәлгә куючы – Нур Алиев. Ул – күпләргә «Курай» радиосын оештыручыларның берсе, аның беренче алып баручысы, баш мөхәррире буларак таныш. Әле генә мичтән чыккан «Qazan Radiosı» турында да аның белән әңгәмә кордык.

– Нур, яңа радионы кайдан, ничек тыңларга мөмкин?

– «Qazan Radiosı» – интернет – радио. Аны qazan-radiosi.com сайтына кереп тыңларга була. Бүген радио әзер плей-лист буенча язмада эшли. Алга таба он-лайн, ягъни турыдан туры трансляциягә күчәчәк.

– «Qazan Radiosı»ның эш максатын, ачылу сәбәпләрен ачыклап китсәң иде.

– Ул, беренче чиратта, татар мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын, милли үзаңын пропагандалауга юнәлгән. Безнең интернет-дулкыннарда тыңлаучыларга сыйфатлы музыка белән беррәттән, мәгълүмати тапшырулар да тәкъдим ителәчәк.

Безнең web-радио бөтен дөньяга сибелгән татарлар өчен кызык булыр, дип ышанам. Төп тыңлаучыбыз – Казан, Татарстан гына түгел, ә Русия һәм ерак чит илләрдәге милләттәшләребез булыр дип көтелә.

– «QR» ның музыкаль юнәлеше нәрсәдән гыйбарәт?

– Өстенлек татар музыкасы җәүhәрләренә, классикага, фольклор музыкага, сыйфатлы татар эстрадасына, альтернатив музыкага биреләчәк. Тыңлаучылар оркестрлар башкаруындагы язмаларны, җанлы концертларны ишетә алачак.

Мин «Курай» радиосында эшләгән чорда ук тыңлаучылар уртаклашкан винил пластинкаларны цифрлаштырдым. Бу җырларның барысы да шәхси архивымда саклана. Аларны яңгырату нияте бар.

Моннан тыш, «Qazan Radiosı»нда уникаль язмалар уйнатылачак дип тә мактана алам. Әйтик, 60-70 елларда компакт-дисклар да, аудиокассеталар да булмаган. Кешеләр теге яисә бу җырны я концертта, я «Татарстан» радиосыннан гына ишетә алган. Ул җырларның күбесе кабатланмас башкару итеп исәпләнә, ягъни тере тавыш белән студиядә бер тапкыр яздырып, тиражланмаган әсәрләр.

Болардан тыш, татар fm радиостанцияләрендә «не формат» дип йөртелгән музыка бездә шактый күп. Хип-хоп, транс, r’n’b, рок, ska, этник һәм башкалар. Тыңлаучыларыбыз боларны бәяләп тә өлгерде – барысы диярлек музыкаль форматка карата уңай фикердә. Альтернативаны, борынгы көйләребезне күбрәк яңгырату турында үтенәләр.

«Qazan Radiosı»нда фольклор музыкасына игътибар зур. Бу эштә без Айдар Фәйзрахмановка һәм аның җитәкчелегендәге ансамбльгә рәхмәтлебез.

Web-радиобызда милләттәшләребез тарафыннан чит җирләрдә башкарылган җырлар зур урын алачак. Мәсәлән, Швециядә торучы Гөлүзә Зиятдин, Нью-Йорк шәһәрендә иҗат итүче Гөлнара Исмаева, барыбызга да таныш Альберт Әсадуллин һәм башкалар. «Qazan Radiosı» бу артистларның җырларын иң беренче яңгыратачак интернет-радиостанция дип мин горурланып әйтә алам.

– Поп-музыканы «QR» дулкыннарында ишетеп буламы? Әллә бу төр музыканы «не формат» дип исәплисезме?

– Татар поп – музыкасы бездә санаулы күләмдә генә булачак. Музыкаль фаст-фудны без ераграк тотарга тырышабыз.

– Чыгачак тапшыруларның юнәлеше нинди?

– Бүген «Татарстан» hәм «Азатлык» радиоларыннан кала, мәгълүмати, аналитик тапшырулар бирүче юк. Безнең web – радионың төп максатларының берсе мондый тапшырулар булдыру! Алар тәүлек буена түгел – билгеле бер вакытта, кабатлаулар белән эфирга чыгачак. Кабатлауларсыз булмый, чөнки безне Америкада, Австралиядә, гомумән, Җир шарының икенче ягында да тыңлыйлар. Заманча радиостанция, күңел ачу белән беррәттән, кешегә мәгълүмат җиткерергә, рухи азык бирергә, тирән фикерләргә өндәргә тиеш, дип уйлыйм. Ачыклыйсы мәсьәләләр, бәхәсләшәсе сүзләр, хәл итәсе күренешләр бихисап!

– Тапшыруларны үз иҗат төркемегез белән булдырасызмы? Журналистлар белән хезмәттәшлек итү каралганмы?

– Бу өлкәдә хезмәттәшлексез мөмкин түгел! «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров «Qazan Radiosı»нда үзенең шәхси тапшыруын эшләргә ризалык бирде. Моннан тыш «Татарстан» радиосында эшләүче журналистлар үз тапшыруларын әзерлиләр. «Безнең гәҗит» газетасы редакциясе дә булышабыз дип тора.

Бүген заманча формалашкан һәм заманча фикерләүче журналистларны табу җиңел түгел. Мәсәлән, күптән түгел мин яшь журналист Ленар Мөхәммәдиев белән сөйләштем. Үз блогында очлы-очлы мәкаләләр яза ул. Шул ягы белән дә миңа ошады. Аңа радиода аерым бер тапшыру ясарга тәкъдим иттем.

Эфирны яхшы, сыйфатлы тапшырулар белән тулыландыру өчен бер-ике кешенең генә көче җитми. Шуңа күрә, без тарафдарлар табып, профессионаллар белән хезмәттәшлек итәбез. Авырлыклар безне куркытмый! Эшләргә куәт бирә.

 

 

Нур Алиев: “Күңелдә радио уйный”

Наилә ХӘБИБУЛЛИНА әңгәмәсе

 "Кәеф ничек?" газетасы                                                              

   Нур Алиев татарның беренче фикерле интернет радиосын ачарга уйлап йөри. “Qazan” веб-радиостанциясе сентябрь аенда эшли башлар дип көтелә. Яңа радио нинди булачак һәм кемнәр өчен - әңгәмәбез шул хакта.

— Радио ачарга җыенасыз дип ишеткән идем?
— Әйе, сез хаклы, әмма әле радио ачылып җитмәде. Музыкаль трансляцияләр сентябрь аенда башланыр дип көтәбез. 2003 нче елда “Курай” радиосыннан киткәннән соң, миндә радио эшен дәвам итү теләге югалмады. Тик теләк булса да, моңа кадәр андый мөмкинлекләр булмады.
“Курай”дан китү кинәттән булды. 2-3 көн эчендә барган вакыйгалардан соң, анда калып эшләүнең мәгънәсен күрми идем. Ул вакытта радиода үзгәрешләр чоры башланган иде. Радио күңел ачу радиосыннан мәгълүмати радиога — бераз акыллы радиога әверелергә тиеш иде. Шул чорда бик күп тапшырулар барлыкка килде. Казан радиостанцияләреннән беренчеләрдән булып без иртәнге шоу ачып җибәрдек. Эфир кызыклы уеннар белән баетылды. Ул вакытта иртәнге эфирны телеканалларга альтернатива булырлык итеп оештырдык. Иртән халык телевизорны карамый, ә тыңлый бит. Ул чакта файдалы мәгълүматлар тапшыру, кызыклы мини-әңгәмәләр уздыру иде теләгебез. Күңелем белән радионың үзгәреп беткән формасын күрә идем инде. УКВ форматында эшләп тә, FМ ешлыгында эшләүче радиоларга конкурент була алырга тиеш идек.
Ләкин ул эш эшләнеп бетмәде. Шуңадыр да минем күңелдә канәгатьсезлек хисе калды. Күздә тотылган планнар тормышка ашып бетмәү сәбәпле, әйтеп бетермәгәнлек хисе калды. “Курай”дан соң мин коммерция өлкәсендә эшләдем, аннан кабат телевидениегә кайттым. Шулай да радио эшләү теләге көчле булып калды. Радиода эшләвем хәзер дә төшләремә керә.
— “Курай”дан киткәч, татар телендә эшләүче башка радиоларда да эшләп була иде бит?
— Әйе, була иде, һәм мин ул радиоларга бармадым түгел, бардым. Ләкин, башка татар радиостанцияләренең кызыксынуы булмагач, радио эшеннән озак елларга аерылып торырга туры килде. Гомумән, “Курай”дан киткән алты ди-джейның берсе дә ул чорда башка радиоларга урнаша алмады. Бүгенге көндә дә мин моның сәбәпләренә төшенеп бетә алмыйм. Тәҗрибәсе булмаган кешеләрне эшкә алалар иде, ә әзер хезмәткәрләргә урын булмады. Шуңадыр да башка радиолар белән эшләү мөмкинлеге тумады безнең.
Радиода эшләү ул җиңел әйбер түгел. Бүгенге көндә чын мәгънәсендә радио ди-джее дип әйтерлек кешеләр санаулы гына. Бүгенге алып баручылар тормышка битараф шикелле: эмоцияләр күрсәткән булалар, әмма алар өстән генә, тирәнлек юк. Радиоларда фикер юк. Вакыйгаларга үз фикерең юк икән, димәк, син башка кешеләргә кызыклы була алмыйсың дип саныйм. “Эфир монстры” дип әйтерлек алып баручыларны күрмим, кызганычка каршы.
— Үзегезнең “Qazan радиосы”н ничек күрәсез?
— Яңа ачылырга торган радиобыз FM радиостанцияләре кебек түгел, ә миссионер радиоларга охшарга тора. Музыка яңгырату белән генә чикләнмичә, фикер дә ишеттерергә телибез тыңлаучыга. Дөньяга карата, республикадагы хәлләргә карата мөнәсәбәт, икътисад һәм сәясәт – барысы турында да мәгълүмат булырга тиеш монда.
— Халыкның ихтыяҗы булыр микән соң мондый радиога?
— Халык үпкәләмәсен инде минем сүзләргә, чыннан да, Казан татарлары битарафлана бара. Тыңлаучыларның күп өлеше — тирә-юнь дөнья, мәдәният, сәнгать, әдәбият, татарлар тормышы белән кызыксынмаучы кешеләр һәм бу аяныч. Казанны без татарның үзәге дип әйтәбез, әмма татарның үзәге черегрәк килеп чыга. Казан халкының күпчелеге рухсыз, мин аерым индивидлар турында әйтмим, сүз массалар турында бара. Җиңел тормыш кору кызыксындыра татарны. Шундыйларга яраклашып, татар FM-радиостанцияләре дә, нигездә, тәрбия, рухи азык җиткерү белән түгел, ә санаусыз-мәгънәсез смс-лар уку белән мәшгуль.
Шулай да без кечкенә генә аудиториябезне табарбыз дип уйлыйбыз. “Qazan” веб-радиосы фикерле кешеләрне эзләячәк һәм аларны үз тирәсенә тупларга тырышачак.
— Ни өчен веб-форматта эшләргә уйладыгыз?
— Ни өчен веб? Чөнки читтә яшәүче татар диаспорасы яхшы мәгълүматка мохтаҗ. Читтәге татарлар татар дөньясы белән кызыксына. Татар музыкасын тыңлый, татар китабын укый. Аларның татар булырга теләге зур. Аларга да радионы тыңлау мөмкинлеге булачак дигән сүз бу. Интернетта сөйләү безгә киң мөмкинлекләр бирә ала.
— Радионың әзерлеге нинди стадиядә?
— Сайтыбыз әзер, тапшырулар әзерләнеп килә, музыка тупланган. Ачылу сентябрь аенда булыр дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә кайбер техник мәсьәләләрне генә чишәсе калды.
— Коллективта кемнәрне күрәсез? Нинди тапшырулар булачак?
— Мөмкин булса, хәзергә бу сорауны җавапсыз калдырыр идем. Чөнки берничә тапкыр шулай булганы бар, син ниндидер фикерне әйтеп ташлыйсың да, ә ул инде теге почмакта тормышка ашырыла. Радио эшли башлагач та белеп булачак барысын да. Барлык тапшырулар да берьюлы эшли башламаячак, билгеле.
Шунысын әйтә алам: булачак радиостанция белән кызыксынучы кешеләр күп, алар шактый җитди кешеләр. Әмма аларның исемнәрен шулай ук ачмый торам. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле? Вакыты җиткәч, барысы да мәгълүм булыр.
Бүгенге көндә күп кешенең әйтелмәгән фикере бар, шул исәптән исемле журналистларның да. Татарның әйтәсе килгән фикере булса да, мәйданы юк. Бөтен фикерне дә рәсми газеталарда бастырып, радиоларда әйтеп булмый. Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Аннан соң газета газета инде ул. Газета белән укучы арасында дистанция бар. Интерактивлык җитми анда. Без эфирда биш минут элек булган вакыйга турында да сөйләшә алачакбыз.
Минем ышанычым бар, безнең веб-радио күп кешенең телен ачып җибәрә алыр.
— Туры сүзле радио булырга омтыласыз, радиогызны ябарлар дип курыкмыйсызмы?
– Анысы да булырга мөмкин. Мин моны аңласам да, моның белән көрәшеп булмый. Я син үзеңә тугры буласың, я син “абзыйга” тугры буласың. Бары шул гына.
— Башка татар телле радиоларга конкурент була алырсыз дип уйлыйсызмы?
— Татар телле радиоларга конкурент буласыбыз килми. Радио ачуның максаты — минем әйтер сүзем, күрсәтер эшем бар – мин аны эшләп карыйм. Үзем татар радиостанциясен ничек күрәм, шундый радио эшлисем килә. Телисез икән, бу – авторлык проекты. Нигездә интернет радиолар юк түгел. Анда плей-лист уйный, әмма бу бары күңел ачу чарасы гына, моны эшләү өчен әллә ни көч, белем, осталык таләп ителми.  Бүген фикер белән эш итүче татар телле интернет радиостанцияләр юк. Без шундый радионы булдырырга телибез.
— Димәк, “Казан радиосы”нда күңел ачу тапшырулары булмаячак?
— Булачак. Ләкин, тәүлек әйләнәсе түгел.
— Музыкаль бизәлеш татарча гына булырмы?
— Әлбәттә, татар җырлары, тапшырулар — барысы да татарча. Татар классикасы, татар авторларының классикага әверелгән элеккеге җырлары, альтернатив музыка, сайланмалы попсаны ишетеп булачак бу радиода. Төнге эфирларыбыз актив яшьләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
— Төп аудиториягез кемнәр?
— Фикерле, үзен татар дип таныган, Интернетта “утыручы” офиста эшләүчеләр.
— Соңгы 10 елда татар телле яңа радиолар ачылмады диярлек. Соңгысы - “Татар радиосы”на быел 9 яшь тула.  Яңа радио оештыручы буларак бу эшнең авыр һәм мактаулы икәнен аңлыйсызмы?
— Чыннан да, “Татар радиосы” – иң беренче татар телле уңышлы продукт. “Татар радиосы”ның уңышы гына димәс идем, ә тулаем “Барс-Медиа” компаниясенең комплекслы уңышы ул. Уңышның асылы яхшы менеджментта. Бу компания җырны товар белән тиңләде. Клиплар төшерү, җыр яздыруны мәдәни кыйммәтләр яссылыгыннан товар җитештерү яссылыгына күчерде hәм шуннан табыш ала белде. Җыр сату эше алар тарафыннан оста куелган.
Күп очракта татар мәдәниятендә, музыкасында булган проблемаларны бу компания өстенә аударалар. Мәдәният һәм сәнгать белән шөгыльләнүче аерым структуралар бар: бу министрлык, мәдәният университеты, башка дәүләт оешмалары. Шуңа татар җыр сәнгатенең бөтен проблемасын “Барс-Медиа”га тагу дөрес әйбер түгел.
Ә радио ачу проблемасына килгәндә, Мәскәү бүген татар телле радиолар ачылуга юл куймый һәм куймаячак та. Шуңа күрә башка юлларны сайларга кирәк. Шуларның берсе – Интернет.
— Бармак белән генә санарлык татар радиоларының уртак проектлары юк бүгенге көндә. Татар телле радиожурналистларны берләштерү теләге юкмы?
— Ноктага басасың. Моннан берничә ел элек Мәскәүдә “Выбери радио” исемле проект барлыкка килде. Берничә радиостанция, берләшеп, шушы уртак проектны алга сөрде. Әйтик, ул чакта радиостанцияләргә реклама бирүчеләр, телевидение белән чагыштырганда аз иде. Шушы проблеманы чишү өчен, берничә рус телле радио берләште. Максатлары барып чыкты кебек. Алар коммерция структураларын радиога реклама бирергә өндәделәр. Ул вакытта Мәскәү радиоларының финанс табышы артты.
Бүгенге көндә татар телле радиолар финанс яктан үзара конкурентлар булырга тиеш түгел. Ә менә рус телле радиолар белән көрәшергә тиеш. Реклама бирүчеләргә татар телле радиоларның яшәешле, уңышлы булуын җиткерер өчен берләшергә кирәк. Бүгенге көндә татар телле мәгълүмат чараларына мөнәсәбәт үзгәрсә дә, финанс яктан унышлы булуны бу вәгъдә итә алмый.
Дөресен генә әйткәндә, радиолар арасында артык яхшы мөнәсәбәтләр дә юк бит инде. Моннан берничә ел элек, төрле радиоларда эшләүче татар журналистларына мин бер тәкъдим ясадым: аерым профсоюз булдыру. Кызганычка каршы, башкалар минем тәкъдим белән кызыксынмады. Күңелне төшергән бер әйбер бар, ул чорда да, хәзер дә күпләр “радиода эшләү” исеме өчен генә килделәр, ә “радио эшләү” өчен түгел. Бездә радиода эшләүчеләр күп, ә менә радио ясаучылар санаулы. Бүгенге көндә профсоюз кебек бер оешма төзесәк, татар телле радиожурналистларның киңлекләре һәм мөмкинлекләре үсәр иде.

  ЙQqqqqqQQ QQqqdffgfBez_sport_rek

kt