Ф2Р - Нур Алиев блогы

Nur AlieffБЛОГ:12.04.2011 Сәләм, дусларым! Миннəн еш кына: "татар музыкасы ни өчен шундый тар", - дип сорыйлар. Бу сорауны миллəттəшлəрем генə түгел, башка миллəт вəкиллəре дə миңа еш бирə. Алар: "нет у вас ничего интересного в музыке!", - дилəр. Акланырга тырышып, мин аларга "Qazan" веб-радиосын мисал итеп китерəм. "Тыңлап карагыз!", - дим. "Татар музыкасы гаять бай həм күптөрле!". Эмма, шунда ук уйлап куям: музыкабыз бай, əмма аны бер кайда да ишетеп, күреп булмый. Чикле аудиторияле махсус кичəлəрдəн кала, əлбəттə.

Миңа калса, проблема халыкның үзендə дə түгел, ə бу төр музыканы халыкка җиткерə белүдə, музыканың бу тармагын пропагандалауда. Үзəк татар тв-, радио- каналлары, альтернатив юнəлешлəрдəн баш тарта, аларны күрмəмешкə, белмəмешкə, ишетмəмешкə салыша. Əйтик, татар җанлы музыка кичəлəре видеога төшерелеп, кичке эфирда ТНВ каналыннан күрсəтелсə, аны халык күрə, ишетə алыр иде. Бит ТНВ каналының эфирында тозсыз суперюмористлар өчен вакыт табыла! Алар да булсын ди! Мондый анти-юморның да үз тамашачысы бардыр дип уйлыйм. Əмма, yз күзе белəн күрмəгəн, үз колагы белəн ишетмəгəн кеше ничек бу төр музыканы аңлый алсын, кабул итсен?? Ə бит ХХ гасыр башында татар музыкасына килеп кергəн марш, вальс, танго кебек музыка төрлəре, шул чор өчен, альтернатив музыка булган түгелме соң? Бу очракта, əйтик, Салих Сəйдəшевның "Кызыл Армия маршы" яки "Наемщик"музыкаль драмасыннан Вальс татар музыка сəнгатенең алтын фондына ничек элəккəн? Ə узган гасырның 70-нче елларында барлыкка килгəн "Сəяр" ВИАсы? Аларга да бит курыкмыйча "безнеңчə түгел" мөhерен сугырга булыр иде! Дөресен генə əйткəндə, бу проблема - хəзер генə туган проблема түгел. 5-6 ел элек радио-, тв- , рекорд-компаниялəр җитəкчелəре альтернатив музыканы "не формат" дип йөрттелəр. Ə бит аңа халык, тыңлаучы, тамашачы үзе бəя бирергə тиеш: форматмы ул, не форматмы. "Не формат" булган очракта да, бу бит альтернатив татар музыкасын радиодан яңгырату, телевизордан күрсəтү тыела дигəнне аңлатмый! Көне-төне бу музыканы əйлəндерү кирəкмидер дə бəлки, əмма билгеле бер вакытта махсус тапшырулар булдыру мөмкин түгелме ни? Ахыр чиктə, алар бит барысы да халык өчен эшли, аудитория өчен көрəшə! Өстəвенə, бүгенге заман тыңлаучысы, тамашачысы альтернатив музыкадан гына түгел, хəтта татар классик музыканы тыңлаудан, белүдəн дə мəхрүм ителгəн!!! Бу - котычкыч хəл! Замана яшьлəре, хəтта урта буын тыңлаучылары дип əйтсəм дə ялгышмам, бүгенге "яна йолдызларыбызның" иҗатын (фаст-фудын) яхшы белсəлəр дə, Рөстəм Яхинның берəр романсын ислəренə төшерə алмыйлар. Ə Александр Ключарев күплəр өчен - рус язучысы! Күпсанлы "моң"лы бəйгелəр, "фабрикалар" да ситуацияне үзгəртə алды дип санамыйм, чөнки яшь буын җырчылар хаман кемгəдер охшаш булырга тырыша, хаман кемнедер кабатлый. Шул ук вакытта, мəгълүмати бушлык аркасында, алар югары профессиональ беренчел чыганактан мəхрүм ителгəн! Эзлеклелек өзелгəн. Кыскасы, татар музыкасының бүгенге имиджында, аның зəгыфь музыка буларак кабул ителүендə татар масс-медианың гаебе бик зур! Лəкин, бу хакта тирəннəн уйланырга, үзгəрергə əле соң түгел. Ышанасы килə, "җырланмаган əле, безнең җыр". Шушы өметтə калам.

 

БЛОГ:28.03.2011 Хәерле көн! Шатлыклы вакыйга минем өчен - блогта берече язма. Аллага тапшырдык! Бу блогта мин көндәлектәге кузәтуләр, тормыш хикмәтләре белән уртаклашырмын. Алдан ук әйтеп куясым килә, беренче язманың темасы мондый булыр дип уйламаган идем. Әмма буген иртән тема узе мине тапты! Тәуге язмам популяр жырчы, татар эстрадасының сандугачы - Гузәл Уразова хакында булыр. Ләкин, сузем анын ижат юлы турында тугел. Буген иртән безнен юллар кызык шартларда кисеште... Иртәнге тугызлар тирәсе. Мин Меридианная урамындагы "Панорама" торак комплексында урнашкан офисларнын берсенә иптәшемне китердем. Офис каршындагы парковкалар машиналар белән тулы, як-якта кыш буе җыелып килгэн биек кар өемнәре. Юл - карлы-бозлы тирән колеялардан гыйбарәт. Туктап, машинадан кеше төшерерлек тугел, хэтта. Чама булмагач иптәшемне юл өстендэ калдырыга булдым. Туктадым. Шул ук мизгелдә, арттан килуче кап-кара "Туарег", тирә-юнне янгыратып, аваз салды. Ике секунд та утмәде - сигналлар кабатланды, машина тәрәзәсеннән "усал ишәрәләр" куренде. Бу туземсезнең кем икәнен белим дип, ишегемне ачып артка куз аттым. Туземсез йөртучене таныр өчен мизгел дә житте, чөнки "Туарег" руле артында минем бииик куптәнге танышым, хөрмэт иткэн жырчым Гузәл Уразова утыра иде. Машинасында баласы да бар. Дөресен генә әйткәндә, мина Гузәл өчен шундый уңайсыз булды! Кай арада сөйкемле, мөләем, тыйнак Гузәлебез туземсез, усал юлбасарга әйләнгән? Ышанасы килми! Бит мин аны куптәннән беләм: аның беренче жырлары, беренче концерт чыгышлары (зур артистлар алдыннан "разогрев"та жырлаулары) минем куллар аша утте. Ул вакытта ул "йолдыз" Гузэл Уразова тугел, э Пермь өлкэсеннән Казанга укырга килгэн гап-гади бер Гузэл генэ иде. Соңрак, минем аны концертлардан соң Короленко урамындагы 63нче йортка озатканым булды, чөнки курше йортларда гына тора идек. Итагатьле, тәртипле туташ - чын татар кызы! Әнә шундый иде ул. Нинди метаморфоза! Әйе, анлыйм, барысын да анлыйм - "йолдызлы" карьера, тулы заллар, тамашачы игътибары, матди байлык, престижлы районда зур фатир, "текә" машина... Эмма боларга ирешу өчен кешелек йөзен югалту кирәкме икән? Алдагы машинадан кеше чыкканын 5 секунд (биш!) көтеп тору шундый авырмы икән "сандугачыбызга"? UrazovaМашинасынын номерына куз салгач (в001кв 116, в***кв - "махсус" серия) хэтергэ килде: бу авто Чистай-Меридиан урамнары киселешендэ еш кына кызыл утка сул борылыш ясый. Мин көн дә иртә-кич бу чат аша узам, шуна да бу "Туарег" мина яхшы таныш. Ярый ла бу Гузәлнен шәхси житешсезлеге генә булып калса. Ул бит эле баласынын Анасы да. Нинди урнәк бирә ул узенен нарасыена? Бит бала өөчен Ана - ин илаhи зат! Баланын психологиясе шушы урнәкләрне отып, хәтерендә калдырып формалашачак. Бу язмам аша мин бөтен дөнья белән Гузәл Уразовага ташланырга өндәмим. Киресенчә, бу кузәтуләр аркылы тирә-юнне анларга тырышуым. Бәлки бу очраклы куренештер!? Бәлки мин төсләрне куертамдыр!? Хормэтле тынлаучыларыбыз, шушы унайдан минем Сезгә бер соравым бар: көндәлек тормышыгызда Сез мондый куренешләргә еш юлыгасызмы, "текә-текә" затлардан еш уңайсызлыклар кичерәсезме?

Фикерләр

Гүзәл "зазналась" дип әйтүләр дөрестер. Чөнки хәзерге татар эстрадасынын иң атаклы,иң дәрәҗәле җырчы-"эстрада принцессасы"дип ул санала...конкуренция аңа кирәк ясарга...

Исерек килеш текэ номер алып йөручелэр хайран Казан урамнарында.

Анда будущий юристлардыр инде :)) Хокук саклаучы-яклаучылар :))

Көн сан дирялек хамство КГУ янында аеруча парковка өчен сугышалар машиналарны җәрәхәтлиләр.

Минемчә, чын Кеше статус үзгәрде дип, үзгәрергә тиеш тугел. Бу бары тик шәхси культурадан тора. Гүзәлгә карата бердә "из грязи в князи дип әйтәсе килми". Бәлки көне уңышсыз башлангандыр? Гомумән медиа-шәхес булу авырдыр мөгаен - син hәрвакыт үзеңә түгел, тамашачыга юнәлергә тиеш.

Комментарийларны карау көйләүләре

Тиешле комментарийларны карау методын сайлагыз һәм "Көйләүләрне истә калдырырга" төймәсенә басыгыз.

Фикер калдырырга

Бу кырның эчтәлеге яшерелгән һәм карау өчен файдаланмый.
  • Web-бит һәм электрон почта адреслары автомат рәвештә сылтамага үзгәртелә.
  • Allowed HTML tags: <a> <em> <strong> <cite> <code> <ul> <ol> <li> <dl> <dt> <dd>
  • Юллар һәм параграфлар автомат рәвештә күчереләчәкләр.

Форматлау турында тулырак

CAPTCHA
Әлеге сорау кулланучының кеше булу-булмавын ачыклау һәм автоматлаштырылган спам таратуыннан саклау өчен кирәк.
2 + 1 =
Әлеге гади математик мисалны чишегез һәм җавабын языгыз. Үрнәк: 1+3 мисалында 4 санын кертергә кирәк.
To prevent automated spam submissions leave this field empty.

REK1

kt