Qazan Radiosi җитәкчелеге

Nur Alieff- Нур Алиев, Qazan Radiosi директоры

Туган көне: аҗдаhа елы, 16 август

Белеме: югары, Казан дәүләт университеты, 1998

Карьера: музыка өлкәсендә 1994 елдан. Казанның «Bald’n’Max» клубында беренчелэрдэн булып DJ хөнәрен өйрэнэ, шунда «Бәлки +» исемле беренче татар disco’ларын оештыра.

1995 елда «Бәлки» ансамбле белән узенең беренче рок-язмаларын яздырып карый. 1996 елда «Курай» радиосын ачучыларның берсе, радионың беренче алып баручысы була.

1998 елдан «Курай»ның музыка мөhәррире, «Татарстан» каналында «Сәлам Юллыйм» музыкаль тапшырунын авторы hәм алып баручысы. 2000 елдан «Курай» радиосының Баш мөhәррире. 2001, 2002 елларда «Татар ди-джее» исеменә лаек була. 2003 елда «Атаклы Радиошәхесләр» исеме астында берничә эксперименталь җыр яздыра. 2005 елда татар бию музыкасы усешенә зур өлеш керткәне очен мактаулы исем белән буләкләнә, Азат Гыйлметдинов белән берлектэ «AzaNProject» рок-проектын оештыра.

Бугенге көндэ «Россия 1 - Татарстан» каналында телевидение режиссеры, «Яна Сәлам» тапшыруының мөhәррире hәм алып баручысы, куп кенә татар клипларынын сценарий авторы, продюсеры.

Мавыгулары:

- төрле автомобильләрне сынап карау;

- компакт-дисклар коллекцияләу (коллекциясендә 3 меңгә якын диск бар);

- төрле логотиплар төшерелгэн кәлам hәм язу җиhазларын коллекцияләу.

Нәрсә ярата:

- япон язучысы Харуки Мураками ижатын, япон ризыкларын;

- тугърылык, принципиальлек, туры сузле булу

Нәрсә яратмый:

- ике йөзлелек, ялагайлык, жавапсызлык, суздә тормау

Тормыш позициясе: Тормыш - шахмат партиясе: я син зур фигура буласың, я пешка булып каласын. Ләкин, пешкасыз зур фигуралар хәрәкәт итә алмый. Димәк, тормышта кечкенә кеше дә зур, тирән эз калдыра ала – шуна омтылырга кирәк!

Элемтәгә керү

 

  ЙQqqqqqQQ QQqqdffgfBez_sport_rek

kt